Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 85 очрагы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 85 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арта барып, барлыгы 16 302 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 92 кешесе терелде, барлыгы 12 812 кеше коронавирусны җиңде, дип өстәде.


Exit mobile version