Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус йоктыруның читтән кергән очраклары теркәлмәгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның барысы да авыруны башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Авыру йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьлекләр, андыйлар барлыгы 28 кеше.


Exit mobile version