Site icon Ватаным Татарстан

Бер ир-ат фатирында 20 чит ил кешесен теркәгән

Ул үз фатирында егерме мигрантны теркәгән.

Казанда чит ил кешеләрне фатирында теркәгән  26 яшьлек Рамил Гафиятуллинны хөкем иткәннәр. Узган елның февралендә ул миграция мәсьәләләрен хәл итүче бүлеккә якын чит илләрдә яшәүче 20 кешене үз фатирында теркәдем дип документлар китерә. Асылда мигрантлар анда яшәмәгән.

Гафиятуллинга карата «Чит ил кешесен ялган теркәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Аны 1 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

 


Exit mobile version