Site icon Ватаным Татарстан

Чүпрәле районы кешесе гомеренең 56 елын урманда яшәгән

Чүпрәле районы территориясенең 3051 гектарын урманнар били. Шуның 2400 гектары Мөбинҗан Мәхмүтов урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән елларда утыртылган. Мөбинҗан ага, тормыш иптәше Нурхания апа белән, гомеренең 56 елын урманда яшәгән. Шунда 4 баласы туган.

Әлеге олпат гәүдәле, киң күңелле, һәрвакыт шаярту катыш сөйләшә торган кеше үзе башкара торган хезмәттән моннан нибарысы биш ел элек, ягъни 80 яшендә генә аерылган. Шушы көннәрдә ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гаиләсе, дуслары, туганнары белән берлектә район башлыгы Марат Гафаров, агроидарә җитәкчесе Тәлгать Хәлитов, ветераннарның район берләшмәсеннән Рөстәм Хәмидуллин, Рәшит Баһаветдинов та котладылар.


Exit mobile version