Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал

Дөньяда коронавируска каршы күмәк иммунитет әле формалашмаган. Димәк, авырулар саны артуы мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Вести» программасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович кисәтте.

«Хәзер икенче дулкын бөтен дөнья буенча авырулар санының кимүен күрсәтә. Коллектив иммунитет җитәрлек түгел, сак булмасак — әйе, өченче дулкын булырга мөмкин», — дип ассызыклады ВОЗ вәкиле.

Шул ук вакытта Вуйнович Covid-19ны пандемия чыганагы түгел, ә бәлки сезонлы авыру дип санарга мөмкин булуына игътибар итте.


Exit mobile version