Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ял көннәрендә 36 градус салкын булачак

Татарстанда ял көннәрендә дә аномаль салкыннар саклана.

Гидрометеорология үзәге фаразлаганча, 20 февральдә, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар явачак, юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һәм иртән һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр салкын, аязганда 27дән 32 градуска кадәр салкын булачак.

Якшәмбе, 21 февральдә, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көчле җил булуы ихтимал.

Төнлә һәм иртән 24 градустан 29 градуска кадәр, аязган вакытта — 31дән 36 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә 17-22 градуска кадәр салкын көтелә.


Exit mobile version