Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов яшь суворовчыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Суворов училищесының 14 яше тулган курсантларына паспортлар тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясаганда бүген Россиянең илне сакларга сәләтле иң заманча коралга ия булуын, әмма армиядә иң мөһиме — кешеләр икәнлеген искәртте.

«Мин үзләрен Ватанны саклауга багышлаган кешеләр алдында баш иям. Суворов училищесында сез бишенче сыйныфтан ук патриотлыкның иң яхшы традицияләрендә тәрбияләнәсез. Монда сезнең өчен яхшы шартлар тудырылган», — дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты.

Казан училищесы башлыгы Валерий Миронченко Татарстан җитәкчелегенә хәрби уку йортларына күрсәтелгән зур игътибар өчен рәхмәт белдерде.


Exit mobile version