Site icon Ватаным Татарстан

Нәбирә Гыйматдинова: «Әсәрләрем сәхнәдә күрсәтелгәндә, бик борчыла идем. Бу юлы алай булмады»

Ярату – язык эш түгел. Яратылырга теләү – адәм баласы өчен табигый халәт. Яратырга да, яратылырга да әзер хатын-кызга салкын кочактан дөрләп торган учакка сикерер өчен күпме кирәк? 

Тинчурин театры Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Утка очкан күбәләктәй» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Романтик драманың инсценировкасын Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф язган булган. Һәм менә, ниһаять, әсәр сәхнәгә күтәрелде. Премьераның тагын бер үзенчәлеге: әсәрдә спектакль режиссеры Зөфәр Харисовның Казан театр училищесында белем алучы студентлары катнаша. Әлеге егет-кызларны бер курс итеп, монннан дүрт ел элек Тәслимә Хәләф җыйган икән.


Иң беренче әнә шул студентларга тукталасым килә. Төп рольләрне башкармасалар да, күмәк сәхнәләрдә генә күренеп алсалар да, спектакльне бизи алды алар. Спектакльдән соң туган гомуми тәэсиргә йогынты ясарлык итеп уйнадылар. Кичке уенга җыелып, барыбызга таныш «Сигезле»не биюче яшь егет-кызлар татар драматургиясе өчен яңалык түгел түгелен, әмма ул уен-көлкене «уйнамыйча», ихласлыкларына сокланырлык һәм үзеңне дә утырган җиреңнән биетерлек итеп күрсәтүчеләр сирәк бит ул. Якын киләчәктә Ильясны уйнаган Алмаз Һадиуллин, Сания ролендәге Ләйсән Мәрданова, Сәлим – Инсаф Нәҗипов, Нәгыймә – Венера Низамовага әле бер генә алкышламабыз төсле.


Ике Мөнәвәрә
«Утка очкан күбәләктәй» – романтик драма. Үзәктә – «сезне дә, безне дә ач-ялангач калдырган» сугыш һәм мәхәббәт. Һәм яратуга сусап гомер итүче хатын-кыз язмышы, һәм шул хатын-кызга мәхәббәтен биреп бетерә алмаган ир-ат тупаслыгы, һәм табигать белән кеше мөнәсәбәтләре, һәм ачы ялгызлык… Һәммәсе бар бу әсәрдә. Сәхнәдә барысы да ачылып бетә генә алмады.
Вакыйгалар сугыш фонында бара. Аның ни дәрәҗәдә аяусыз булганлыгын кабаттан әйтеп тору кирәкмидер. Коточкыч ачлык, ялангачлык. Әмма драма геройларына сугыш җилләре кагылмаган да төсле тоелды. Өс-башлары пөхтә, йөзләре алсу. Никадәр көчле булсалар да, хатын-кызның йөзенә чыга бит ул кичергән авырлыклар.
Ирексездән кулак Әхмәдулла йортында яшәгән Мөнәвәрә яшь чагында (рольне Лилия Камалиева башкара) бик тә рәнҗетелгән. Өйдәгене башкаларга сөйләгәне өчен, кулак абыйсының яланаяк кырмыска оясына бастыруы гына да… Башка кызлар арасында аерылып тора яшь Мөнәвәрә: үзе үтә нечкә билле, куркак кына төсле ул, әмма әйтәсен әйтә белә, явыз Фатыйманы да урынына утырта.
Сугышка озаткан ирен дүрт ел буе урман арасында көтә-көтә кыюлана Мөнәвәрә, урманны күз карасыдай саклый (иреннән куркуы көчле бит). Бертуктаусыз өзгәләнә. Итәк тутырып, балалар үстерәсе килә Мөнәвәрәнең. Мәхәббәттән туган балалар. Җитмәсә, хәтере берөзлексез җанын кытыклый. Кирәген дә, күптән онытырга теләгәннәрен дә исенә төшерә. Шулай да, йөзенә төс керә, гәүдәсенә ит куна аның. Ни кушсалар, барысы да кулыннан килә торган чып-чын авыл хатынына әйләнә дә куя. Эчтәлегенә күз йомсаң, җитеш, тыныч тормышта көн күрүче хатын, диярсең. Юк, ышандырмады, теге чорга алып кайта алмады бу образ.

«Ирләр алар дөньяга туганда ук хуҗа булып туалар».

«Бер җылыныр өчен…»
Ә сусавы ап-ачык күренде. Җылыга тилмерә Мөнәвәрә, мәхәббәткә, назга. Бала чагында күрмәгән мәхәббәтне, иркәләүне урман эчендә ялгыз яшәп, эчендә җаны калмаган Сәфәреннән көтеп яши. Ә мәхәббәтне аңа бөтенләй чит кеше – билгесез Юлчы вәгъдә итә. Хатын-кызларны кояшка тиңләп, Мөнәвәрәнең тәмам башын әйләндерә ул. Гомер мондый җылы сүзләр белән колагы иркәләнмәгән бәхетсез хатын башта җанының уянуыннан курка. Әмма соңыннан, гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үләргә әзер була. Тик аны кабаттан салкынга ташлыйлар: Юлчы ялган сөйли, үзен генә кайгырта торган адәм булып чыга. Икенче өлеш тулысы белән әнә шушы вакыйгаларга багышланган. Бер мәлне Мөнәвәрә Юлчыны саташуы гына булды дип тә уйлый, тәмам аңсызланып йөри. Менә шул юнәлеш дәвам иттерелсә, образ тулырак ачылыр иде кебек, миңа калса.

«Дөньяда кеше ике нәрсәгә генә буйсына: мәхәббәткә һәм хыялларына. Калган яктан ул ирекле».
Хатын-кызны аңлап булмый. Мантыйк түгел, җан идарә итә ул затлар белән. Әсәр аша шул фикер уза. Мөнәвәрәне дә аңламыйлар. Ул үзен дә кайчак аңламый күк. Урман уртасында тормыш итәселәрен белә торып, Сәфәр белән вәгъдәләшә, аннан, урманчы урынына калгач, һәр агачны үз баласыдай күрә, өстенә ташланган бүренең үлеме өчен өзгәләнә. Җанында күптән тынган давылны кабаттан куптарган Юлчының кочагына керергә әзер була, әмма аның куркаклыгын кичерми. Мөнәвәрә – суыкта яши алмаучы күбәләк ул. Җаны җылылык эзли, бер ялкыннан янып бетәчәген белә торып, утка оча.

Мансур Гыйләҗев, драматург:
– Миңа калса, бу спектакль тамашачыга бик якын булачак. Тормышның нигезендә, әлеге әсәрдәге кебек үк, мәхәббәт ята бит. Тормышка, табигатькә, ир затына, хатын-кызга карата булган мәхәббәт. Барысы да тамашачыга бик якын. Мөнәвәрә образы күңелемә хуш килде. Бик оста язылган һәм яхшы куелган. Драматургия, режиссура ягыннан тәнкыйтьләргә урын бар, әмма, миңа калса, тәнкыйтьләргә кирәкми. Тамашачы яхшы кабул итә икән, спектакльны күрсәтергә кирәк. Буш залга уйнау – театр өчен иң куркыныч күренешләрнең берсе.
Зөфәр Харисов, Россиянең атказанган артисты, спектакль режиссеры:
– Бу – минем җиденче режиссерлык хезмәтем. Әсәрне бик уңышлы саныйм: Нәбирәнең (әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова. – Ред.) язу сәләте гаҗәеп көчле. Ул образны тәгаенләп яза. Кызганыч, әсәрне инсценировкасының авторы Тәслимә Хәләф исән чагында чыгара алмадык. Безнең иҗат иткәндә җеннәребез туры килә иде.
Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык язучысы, әсәрнең авторы:
– Башка әсәрләрем сәхнәдә күрсәтелгәндә, бик борчыла идем. Бу юлы алай булмады. «Ут күбәләге»ндә берничә сюжет линиясе бар иде, сәхнәдә мәхәббәт тарихы гына күрсәтелде. Әмма аны бик оста итеп күрсәттеләр. Спектакль буе Гүзәлгә (Мөнәвәрә ролен башкарган Гүзәл Гайнуллина. – Ред.) сокланып утырдым. Сөйләм теле шулкадәр матур аның. Язучы үз әсәрен образларны күз алдына китереп яза. Менә нәкъ мин уйлаганча итеп уйнады актерлар. Монда режиссерның өлеше зур: труппа белән яхшы таныш булгач, Зөфәр кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белеп эшләгән. Аннан сәхнә тутырып уйнаган яшьләргә сокланып утырдым. Татар театрының киләчәге бар икән, дип сөендем. Халык та яратты кебек, спектакльнең язмышы да матур булса иде.

Лилия Гыймазова


Exit mobile version