Анджелина Джоли Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры Уинстон Черчилль иҗат иткән «Кутубия мәчете манарасы» картинасын рекордлы бәягә — 11,6 миллион долларга саткан.
Актрисаның картинаны сатуга куюын Christie’s аукцион йорты хәбәр итә.
Сатып алучының кем булуы мәгълүм түгел. Әлеге картинаны Черчиль 1943 елда АКШның экс-президенты Франклин Рузвельтка бүләк иткән булган, ә 2011 елда Анджелина Джоли гаиләсе сатып алган.
Фото: AFP/Tolga Akmen