Site icon Ватаным Татарстан

Казанда Ленин һәйкәле апрельдә ачыла

Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен реконструкциядән соң ачу тантанасы апрельгә билгеләнгән.

Татарстандагы КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов шулай дип белдергән. Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло иҗат иткән бу һәйкәл 1954 елда урнаштырылган. Монумент мәдәни мирас объекты буларак танылган. Ул 66 ел эчендә әле беренче тафпкыр яңартылган.


Exit mobile version