Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанга аномаль салкыннар якынлаша

Россиянең Европа өлешен аномаль салкыннар көтә. Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде.

Илнең Европа өлешенә килгән антициклон кайбер төбәкләрдә һава температурасын 19 градуска кадәр төшерәчәк. Аномаль салкыннар, аерым алганда, Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларында көтелә. Бу төбәкләрдә нормадан тайпылу 10-12 градус тәшкил итәчәк.

Пермь краенда 28 градуска кадәр салкын булачак.

 


Exit mobile version