Site icon Ватаным Татарстан

Путин 18 мартта Кырымны үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин 18 мартта, Кырымның Россиягә кушылу көнендә, әлеге төбәкне социаль-икътисади яктан үстерү буенча видеоэлемтә аша киңәшмә уздырачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.

Аның әйтүенчә, Президент Кырым белән турыдан-туры элемтәгә керәчәк. Ул “телекүпер” аша Кырым һәм Севастопольнең җәмәгатьчелек вәкилләре белән аралашачак.
Песков, бу көнне Украина ягыннан коткы салу ихтималы турында сорауга җавап биреп, Россиянең көч ведомстволары, теге яки бу коткыларның планлаштырылуы турында барлык мәгълүматларны белеп торуларына ышаныч белдергән.


Exit mobile version