Арча кызы Руфия Инстаграмда кызыклы вайннар төшерә. Аның бу шөгыленә ире Ранил дә каршы килми икән. Руфия блогер булырмын дип уйлап та карамаган. Декрет ялы үзгәрткән аны. Кыю, тәвәккәл кыз тормышны яратып, алдына максатлар куеп, зур планнар белән яши.
– Мин бик тә видеога һәм фотога төшерергә яратам. Инстаграм битендә гел утыра идем. Бервакыт бер танышым «туры эфир» алып бара. Ике егет бар иде. Мин егетләрнең фотоларын карап алдым да, ай нинди матурлар дип язып җибәрдем. Берсе дәшми калды, икенчесе телефон номерын сорады. Бик озак «ватсап» аша языштык. Баксаң, ул чакта Ранил Краснодарда эшләгән булган. Берзаман эшен ташлап кайтты бит бу. Очраштык, сөйләштек. Тагын 1 ел йөрдек әле. Аннары инде гаилә кордык, – дип искә ала Руфия.
Руфия декрет ялына кадәр Казанның 7 нче хастаханәсенең ревматология бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина кул астына эләгә Руфия.
– Бергә яшәмәгәч, арада салкынлык бар. Аның каравы мин ирем гаиләсендә җылы оя таптым. Әти белән әни безгә үрнәк. Каенананың иң яхшысы эләкте миңа. Син – минем яшь чагым дип кенә тора, үзенә охшата мине әни. Иремнең әтисеннән дә җылы караш тоям. Ранилгә чыгып уңдым, бер-беребезне аңлап яшибез. Улыбыз Миндияр үсеп килә. Питрәч районының Царево бистәсендә яшибез, – ди Руфия.
Инстаграмда язылучылары күп булгач, рекламалар куеп акча да эшләп ала икән. Бер белмәгән кешеләр белән дуслашып беткән. Язылучылары аларның кызыклы видеоларын көтеп ала.
– Тормыш интернетка күчте. Күпме генә кулга телефон алмаска тырышсам да, булмый. Аннары язылучыларым да югалта башлый. Тизрәк «смс»лар язарга тотыналар. Инде үзем дә аларсыз яши алмыйм. Вайннар төшермәгән чак булса, көндәлек тормышымны кертеп барам. Кешегә ошый, – ди Руфия.
Гөлгенә ШИҺАПОВА