Site icon Ватаным Татарстан

Кытай чиләге ни өчен арзан?

10 март көнне парламентның алты комитеты утырыш уздырды. Без шуның икесендә булдык.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында, нигездә, урманнарны саклау турында сөйләштеләр. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров әйтүенчә, Татарстан урманга иң ярлы төбәкләрдән санала, Идел буе федераль округында 11 нче урынны алып торабыз икән. Шуңа күрә утырышта катнашкан парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның  урман мәйданын арттыру өчен нәрсә комачаулавы белән кызыксынуы табигый иде. Министр урынбасары әйтүенчә, без урман фонды җирләрендә генә агач утыртабыз икән. Ел саен 2,5 мең гектарда диделәр. Киңәер өчен җирләрне федераль урман фондына күчерергә кирәк, менә шундый «кәгазь матавыклары» итәктән тартып тора. Ә министрлык яңа җирләр үзләштерергә әзер.

Бүген урманчыларыбыз торак пунктлар янында агач утыртырлык буш җирләр турында мәгълүмат туплый. Инде 381 гектар җир сайлап алынган. Моңа урман фонды биләмәсендәге 71 гектарны да өстәсәк, киләчәк бик үк өметсез түгел кебек. Ә Марат Әхмәтов әйтмешли, елына ким дигәндә 500 гектарда агач утыртылса, бәлки, урман мәйданы аз, дип зарланудан туктар идек. Теләк, омтылыш – бер нәрсә, шул ук вакытта министр урынбасары Рәис Гомәров урман эшендә акча җитенкерәмәвен дә искә төшерде.

Инде булганын саклау мәсьәләсенә килсәк, узган ел рөхсәтсез урман кисүнең 207 очрагы ачыкланган. Урманга килгән зыян 6,3 миллион сум ди. Бу хакта хокук саклау органнарына тиешле мәгълүматлар җибәрелеп, җәмгысы 21 җинаять эше кузгатылган.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты үз утырышын экспертлар советы белән бергә үткәрде. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Фәрит Габделганиев 2020 елның бизнес өчен гаять катлаулы булганын тагын бер кат искә төшерде. «Кайнар элемтә»гә генә дә 17724 мөрәҗәгать кергән. Бу – 2019 ел белән чагыштырганда ун тапкыр артык. Ярый әле, узган елның апрелендә үк Татарстан районнарында вәкиллекнең җәмәгать институтлары оештырылып, күп мәсьәләне урында хәл итә алганнар. Әмма эшмәкәрләрне, бигрәк тә үзмәшгульләрне борчыган мәсьәләләр һаман хәл ителми кала килә. Шуларның иң зурларыннан берсе – банклардан кредит алу. Әлбәттә, дәүләт эш кешеләрен язмыш кочагына ташламаска тырыша. Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибагатуллин кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм турында  күп саннар китереп сөйләде.

Илкүләм проект кысасында узган ел аларга республика бюджетыннан 1,5 млрд сум акча бирелгән, салым, иминиятләштерү взносын түләү вакытлары да озайтылган. Безне эшмәкәрләрнең көндәшлеккә сәләтле тауар җитештерә алуы кызыксындырды. Депутат Олег Коробченко кузгатты бу мәсьәләне. Алар Зәйдә пластиктан төрле савытлар, ләгән, чиләкләр һ.б. эшлиләр икән.

Чимал – үзебезнеке, Түбән Камадан китерәләр, чималны үзебезнең машиналар ташый, алар үзебезнең бензинны яга. Әмма Кытайдан килгән шундый ук чиләкләр безнекеннән ике мәртәбә арзан икән. Олег Коробченко көндәшлеккә сәләтле чиләк ясый алмавыбызга бик гаҗәпләнә. Моңа башка депутатлар да гаҗәпләнә, ләкин хәзергә тәгаен генә бер сүз дә әйтмәделәр. Әйтә дә алмыйлар иде, чөнки көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү, гомумән, заманча яңа технологияләр белән бәйле һәм җитештерү системасын  ничек камилләштерергә мөмкин икәнен бер утыруда гына хәл итеп булмый. Дөрес, Олег Владимировичның тәкъдиме бар үзе. Ул, эшмәкәрләрне биш елга салымнардан азат итүне сорап, Россия Хөкүмәтенә һәм Путинга мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди. Әмма бу тормышка ашардай тәкъдим түгел кебек. Бит кече һәм урта эшмәкәрлек салымыннан казнага шактый акча керә. Җитәкчелек, үзе теләп, ни өчен салым акчасыннан колак каксын, ди.

Бусы аптыраганнан әйтү генә инде. Көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү –  бүген иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе һәм ул иң югары дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Хәзергә шулай дип уйлап торыйк.

Риман Гыйлемханов


Exit mobile version