Site icon Ватаным Татарстан

Зәйдә һәйкәл яндырган балаларның кем булулары ачыкланган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре һәйкәл яндыруга мөнәсәбәтле үсмерләрне ачыклаган. Аларның 2010-2012 елгы өч кыз һәм бер малай булуы ачыкланган.

Үсмерләрнең ата-аналарына карата Россия КоАП “Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын яки балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләре бурычларын үтәмәү” 5.35 статьясы буенча материаллар тупланган. Моннан тыш балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә аларның хокукларын карау буенча материаллар әзерләнелә.
Исегезгә төшерәбез: 16 мартта Зәйдә дүрт үсмер “Азатлык алып килүче сугышчы” һәйкәле янында агач ботаклары яндырганда һөйкәлгә ут капкан һәм ул тулысынча янып беткән.


Exit mobile version