Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда апрельдән пенсияләр арта

Апрельдә социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсияләре шактый ук күләмдә – 3,4 процентка арта. Иң элек иминиятләштерү пенсиясен алу хокукына ия булмаучылар, хезмәт стажы җитмәүчеләр һәм түбән пенсия коэффициентына ия булучылар пенсия акчасы артуны тоячак.

Шулай ук туендыручысын югалту буенча балаларга бирелә торган социаль пенсияләр, инвалидларның, ятим балалар, Россия гражданлыгына ия булмаучыларның социаль пенсияләре күләме үсәчәк.


Exit mobile version