Үзмәшгуль булып теркәлгән идем. Хәзер мин фатир өчен салымны кире кайтара (налоговый вычет) аламмы?
Р.Мансурова. Казан
Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:
– Юк, кайтара алмый, чөнки бу мөмкинлектән 13 процент ставка белән табышка салым түләүчеләр генә куллана ала. Ә үзмәшгульләр 4–6 процентлы гына салым түли. Шуңа күрә, закон буенча, моннан салым кайтару каралмаган.