Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда хуҗасыз этләр арткан

Беренче кварталда Татарстанда сукбай этләргә карата шикаятьләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 15 процентка арткан.

Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин  социаль челтәрләрдә һәм вакытлы матбугатта шәһәр-районнарда  хуҗасыз этләр саны артуга кагылышлы хәбәрләр саны бик нык ишәюен билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, кешеләр көтү-көтү булып йөрүче этләрдән зарлана. Рөстәм Нигъмәтуллин узган елда Татарстанда 9960 кешенең эт тешләүгә бәйле мөрәҗәгате теркәлүгә игътибар иткән.

Быел хуҗасыз этләр белән эшләүгә 56,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Белгечләр 1100 шундый этне тоткан. Шул ук вакытта кайбер районнарда дүрт аяклы сукбайларны кемнәр ауларга тиешлеге әлегәчә билгеләнмәгән.

 

 


Exit mobile version