Site icon Ватаным Татарстан

Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш буенча халыкны кабул итү үткәрелә

24 март көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә Татарстан Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү үткәрелә. Мөрәҗәгатьләр шулай ук 24 мартка кадәр Татарстан Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) яки кабул итү көнендә (10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә) “Кайнар линия” телефоны (8(800)350-44-72) аша алына.

Кабул итүне Иҗтимагый палатаның Җәмәгатьчелек контрольлеге комиссиясе әгъзалары, Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе, Җир һәм мөлкәт министрлыгы, “Росреестр” идарәсе хезмәткәрләре үткәрәчәк.

 


Exit mobile version