Site icon Ватаным Татарстан

Путинның прививканы журналистлар алдында ясатмавына ачыклык керттеләр

Владимир Путин прививканы камералар алдында ясатуны хуп күрми, шуңа күрә коронавирустан вакцинаны журналистлардан башка гына ясатачак, дип белдергән Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Ул дәүләт башлыгының Россия вакциналарын таныту өчен болай да күп эшләвен, шул сәбәпле фото һәм видеоларга төшәргә җыенмавын искәрткән. “Президент үзенең байтак кына эш вакытын вакцинациягә, вакцина җитештерүгә бәйле чараларга, әңгәмәләр, киңәшмәләргә багышлый”, – дип искә төшергән Кремль вәкиле.

Алдагы көнне Путинның бүген коронавирустан прививка ясатырга ниятләнүе  турында хәбәр ителде. Нинди препарат хакында сүз баруы билгеле түгел, бары тик илебездә уйлап табылган өч препарат арасыннан берсенең сайлап алыначагы гына мәгълүм.


Exit mobile version