Site icon Ватаным Татарстан

Казанда полиция бүлегенә ут төрткәннәр

Бүген көндезге сәгать 2ләр тирәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идрәсенең 14нче полиция бүлеге карамагындагы хокук саклау пунктына ут төрткәннәр. Әлеге хәл башкаланың Дәрвишләр бистәсендә килеп чыккан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, билгесез кеше полиция бүлегенең ишек төбенә бензин сибә һәм ут төртә. Хокук сакчылары бу кешенең кем булуын ачыклаган. Хәзер аны полиция эзли.


Exit mobile version