Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда томан төшүе көтелә

Татарстан метеорологлары бүген 21 сәгатьтән иртәгә, 26 мартның 18:00 сәгатенә кадәр томан төшүе турында кисәтә.

Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы юлга чыкканда элемтә чараларының төзеклеген тикшерергә, юлда барганда машина араларында җитәрлек дистанция калдырырга, җәяүлеләргә юл кичүләрендә аеруча игътибарлы булырга, транспорт алдыннан юл аркылы йөгереп чыгудан тыелылырга, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Шулай ук яктылык кайтаргыч элементлар куярга һәм ачык төстәге киемнәр кияргә кирәклеген искәртә.


Exit mobile version