Site icon Ватаным Татарстан

Ике поезд бәрелеп 32 кешенең гомере өзелгән

Мисырның көньягында ике пассажир поезды бәрелеп, 32 кешенең гомере өзелгән, 66 кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Халед Мугахед сүзенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Һәлакәт Тахта шәһәренең Сохаг провинциясендә булган.

Фаҗига урынына Сәламәтлек саклау министры Хала Зайд та киткән.


Exit mobile version