Site icon Ватаным Татарстан

Танылган блогер юл һәлакәте китереп чыгарып бер кешенең гомерен өзгән

Танылган блогер Эдвард Бил Мәскәүнең Смоленск мәйданында каршы як полосага чыгып, Фольсваген машинасына бәрелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган, 35 яшьлек хатын-кыз һәм 40 яшьлек Дәүләт Думасы консультанты Мария Артемова җәрәхәтләнгән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Шаһитләр сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә блогер гаепле — ул 100 км/с тизлектә «җилдерткән» булган. Эдвард Бил Тик-токта урнаштырылган соңгы видеоларының берсендә шушы машинасы белән мактанган. Ә бер видеосында ул 193 км/с белән йөрүен күрсәтә.

2020 нче елда номерларсыз йөрүе аркасында блогерның машина таныклыгы алынган булган.


Exit mobile version