Site icon Ватаным Татарстан

Казанда 18 яшьлек спортчы кызны тимер юлда ток белән суккан

Казанда спортчы кыз тимер юлда ток сукканнан соң авыр җәрәхәтләр алган.

18 яшьлек спортчы һәм аның дусты Горький шоссесында йөгергән вакытта аларның юлында вагон килеп чыга. Кызлар аны сикереп чыгарга булалар. Берсе сикереп чыга, ә икенчесе вагонга менгәч, аңа ток суккан: электр һәм көчле яңгыр әлеге фаҗигане китереп чыгарган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, зыян күрүче авыр хәлдә, аның тәне 50% пешкән.


Exit mobile version