Site icon Ватаным Татарстан

Пешкән суган кандагы шикәрне киметә

Мичтә пешкән суган кандагы шикәр күләмен киметә икән. Атнага ике мәртәбә духовкада ашарга пешерәм.

Шунда пешкән ризык янына бөтен килеш әрчелгән суган салып җибәрәм. Шушы суганны ашый башлагач, шикәрем кимеде бит. Көн саен бер чеметем җитен орлыгы (горчица) ашау да кандагы шикәрне киметә, диләр. Менә анысын сынап караганым юк әле.

Казаннан Флера апагыз

Киңәшне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Фото: pixabay.com


Exit mobile version