Site icon Ватаным Татарстан

Төнлә Яшел Үзәннең тарихи йортларына ут төрткәннәр

Яшел Үзәндә төнлә тарихи «Полукамушки» районындагы ике йорт янган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Бүген төнлә 101 нче янгын сүндерү хезмәтенә Кызыл тыкрыкта ике йорт януы турында хәбәр килә.
Ут веранданы һәм янәшә урнашкан ике бинаның түбәсен ялмап алуы ачыклана.

181 кв. метр мәйданда янгынны тулысынча сүндерү өчен, янгын сүндерүчеләргә 45 минут чамасы кирәк булган. Беренчел мәгълүмат буенча, янгын ут төртү аркасында чыккан.


Exit mobile version