Site icon Ватаным Татарстан

Билетсыз балаларны автобустан төшергән өчен штраф түлиячәкләр

Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдырган йөртүчеләр һәм кондукторларга 30 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган закон проектын кабул иткән.

Документ нигезендә, үзе генә баручы 16 яшькә кадәрге билетсыз баланы автобустан, трамвай яки троллейбустан төшереп калдыру йөртүчегә – 5 мең сум, контролер һәм кондукторга  – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф белән төгәлләнергә мөмкин. Законда әйтелгәнчә, җинаять җәзасына тартылырдай гамәлләр турында сүз бармаганда шулай булачак.

Моннан тыш, кабул ителгән документ нигезендә, тимер юл аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелә. Кагыйдәне бозган өчен штраф 1 мең сумнан 5 мең сумга җиткән. Тимер юл аша дөрес чыкмаучыга шулай ук 3 айдан 6 айга кадәр, ә инде кагыйдәләрне кабат бозган очракта  – 1 елга “права”сыннан мәхрүм итү янарга мөмкин.


Exit mobile version