Site icon Ватаным Татарстан

Биектау районының Тимофеевка бистәсендә бердәнбер чыгу юлын су баскан

Бүген социаль челтәрләрдә Татарстан Биектау районының Тимофеевка бистәсе янындагы күперне су баскан видео чыкты.

Шаһитлар сүзләренчә, бу күпер бистәгә керү һәм чыгу өчен бердәнбер юл. Видеода күренгәнчә, урында махсус техника эшли башлаган.

Бистәдәге кибеткә азык-төлек китерелә. Бистәдә яшәүчеләр әлегә ерак түгел урнашкан җәяүлеләр күпереннән йөри ала.


Exit mobile version