Site icon Ватаным Татарстан

Кырымда ике атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны ике тапкыр арткан

Соңгы ике атнада Кырымда коронавирустан авыручылар саны ике тапкыр арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Пеньковская  белдергән.

Аның әйтүенчә,  чир йоктыручылар саны буенча Джанкой һәм Саки шәһәрләре беренче урында бара. Шулай ук Алушта, Феодосия һәм Армянск шәһәрләрендә дә хәлләр күзгә күренеп начарая.

Ул шулай ук коронавирус инфекциясен Украинадан ияртеп кайту очраклары  арту турында хәбәр иткән. Шул сәбәпле Роспотребнадзор Кырымда яшәүчеләрне күрше дәүләткә сәфәрләрне чикләргә чакырган.

 


Exit mobile version