Site icon Ватаным Татарстан

Яңа автомобиль бәяләре арта

Быел икенче кварталда яңа автомобиль бәяләре уртача 2–7 процентка артачак. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Бәя артуның төп сәбәпләре – дилерлар аңлатканча, заводлар өчен утильләштерү җыемы арту һәм автомобильләр җитмәү. Моннан тыш валюта курсының үсүе дә бәя үсүгә йогынты ясаячак. Шулай ук тотылган машиналар да кыйммәтләнә. Әмма, дилерлар әйтүенчә, икенчел базарда дефицит юк.

Моңа кадәр АвтоВАЗның быел инде бәяне икенче тапкыр күтәрүе турында хәбәр ителгән иде. Бу заводның машиналары уртача 2 процентка кыйммәтләнгән.


Exit mobile version