Site icon Ватаным Татарстан

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә ролик урнаштырды, анда Константин Хабенский Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Россиянең танылган актеры «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.

«Һәр халыкның үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә яшәүче халыклар – зур һәм дус гаилә ул», — дип искәртте актер видеода.

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде. Берничә көн элек Рөстәм Миңнеханов блогерларны үзенә кушылырга чакырды һәм бер ролик урнаштырды. Анда Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов рус телендә «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.


Exit mobile version