Site icon Ватаным Татарстан

Казанда мәктәп янындагы хуҗалык бинасы түбәсенә ут капкан

Казанның Адоратский урамында урнашкан 113нче мәктәбе янындагы хуҗалык бинасы яна. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анда бер катлы кирпеч хуҗалык бинасының түбәсенә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгән.

Элек бу бинада тир булган, аннары озак вакыт буш торган. Күптән түгел анда ремонт эшләре башланган булган.

Янгын сүндерелгән, ут 40 кв.метр мәйданга зыян китергән.


Exit mobile version