Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан тормыш сыйфаты яхшы булган 25 төбәк исемлегенә кергән

Татарстан тормыш сыйфаты иң югары дәрәҗәдә булган 25 төбәк исәбенә кергән. Республика рейтингның иң ахырына диярлек эләккән. Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды төзегән рейтинг нәтиҗәләре шундый, дип хәбәр итә “Известия”.

Беренче урынга Мәскәү чыккан. Төмән һәм Ленинград өлкәләре икенче, өченче урынны алган. Красноярск крае, Чукотка, Мурманск. Владимир, Чиләбе, Воронеж кебек өлкәләр икенче дистәгә эләккән. Төбәкләр  айлык уртача хезмәт хакы күләме, куллану кәрҗине бәясе, шулай ук сәнәгатьтә җитештерү индексы, төбәк бюджеты керемнәре белән федераль үзәк алдындагы бурыч нисбәте буенча бәяләнгән.

Лидер-төбәкләр рейтингын Белгород өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Сахалин һәм Рязань өлкәләре төгәлли.

 


Exit mobile version