Site icon Ватаным Татарстан

90 яшен тутырган ветеран: «Иң куркынычы ачлык булды»

Түбән Камада яшәүче Рокыя Сәхабетдиновага 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле көне белән аны котлаучылар күп булды.

Йөзе кояш кебек балкый юбилярның.

– Хуш киләсез, кадерле кунаклар! Түрдән узыгыз!

Фатир түрендә тыйнак кына табын әзерләнгән. Хуҗабикә  күбәләктәй очып кына йөри. Ленинград блокадасыннан исән чыккан кеше бит ул! Әти-әнисе, абыйсы үлемен кичергән бала шундый якты, матур, мул тормышлы киләчәк турында хыялланырга да курыккандыр. Ә бүген, әйтерсең, ханбикә!

– Рокыя Гатиятулловна, сезгә язылган гомер юлыгызны сәламәтлектә, иминлектә, туганнарыгызның игътибар үзәгендә уздырырга язсын, – дигән теләкләрне ул шатлык күз яшьләренә күмеп кабул итә.

– Рәхмәт, рәхмәт…

Әйе, рәхмәтле Рокыя апа барысына да, хәтта балачагын тартып алган ачы язмышына да.

Рокыя апа Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәреннән. Ул бүген дә ишле гаиләләре белән яшәгән йорт адресын төгәл хәтерли: Кронштадт урамы, 1/66. Дүрт бүлмәле әлеге фатирны алты балалы Яруллиннар гаиләсенә сугыш башланыр алдыннан гына бирәләр. Гаилә башлыгы – диңгез портында, ә әниләре хәрби частьта эшли.

– Мин ул елны өченче сыйныйфны тәмамладым. Сугыш башланган көнне үк ир-егетләр китә башлады. Әтигә 54 яшь иде, яше чыккан булып саналды. Ә менә Әбүбәкер белән Сәгыйтулла абыйны алдылар. Без Ленинград блокадасында калдык. Сугышның беренче кышын шунда уздырдык. Миңа 10 яшь кенә булса да, ул көннәрне соңгы сулышыма кадәр оныта алмам. Иң куркынычы ачлык булды, – дип күзләрен сөртә әңгәмәдәшем.

Юк, онытырга теләмәүдән түгел, ә оныта алмаудан бу. Шәһәр халкына көненә 125 грамм ипи бирелә. Аны өчкә бүлгәннәр. Рокыя апа абыйсының ипи валчыкларын тоз сибеп кыздыруын, аннан шуңа су салуын хәтерли. Ләкин ул суын гына эчкән, савыт төбендә калган ипи валчыгын икенче тапкыр кыздырган. «Әни хәрбиләр ашханәсендә эшләде, бик сирәк кенә булса да, шуннан бәрәңге кабыгы алып кайта да суга салып пешерә. Безнең өчен зур бәйрәм инде», – ди ул.

Кронштадтны көненә берничә тапкыр бомбага тотуларын искә ала: «Бомбалар шартлаудан җир селкенә кебек. Шундый куркыныч. Без бомбадан саклану урынына йөгерәбез. Шулай берсендә саклагычтан чыксак, ни күрик, безнең йорт урынында зур чокыр гына калган».

Балтыйк флоты командованиесе Кронштадтта калган халыкны тиз арада Зур җиргә чыгарырга карар кыла. 1942 елның язында Яруллиннар гаиләсенә дә чират җитә.  Башта машина белән Фин култыгы боз өстеннән, аннан соң Ладога күле аша «Тормыш юлы» буенча алып баралар. Аларның бәхетенә машиналары су төбенә китми. Ләкин кайгы икенче яктан сагалап торган икән.  Ачлыктан тәмам хәлсезләнгән кешеләр машина арбасында утырган хәлдә җан бирә. Рокыя апаның 17 яшьлек Галимулла абыйсы да әнисе кулында мәңгелеккә күзләрен йома. «Әтинең абый мәете янында дога кылуын хәтерлим. Ике сәгатьтән соң үзе дә үлде. Вафат булганнарны станциядәге баракта калдырдык. Әни шул чакта акылыннан язды кебек».

Бер айдан артыкка сузылган юл михнәтләреннән соң алар әнисенең үги әнисе яшәгән авылга – Татарстанның Буа районына кайтып авалар. Ә берничә айдан әниләре дә үлә. Шулай итеп, өч бала дөм ятим кала. «14 яшьлек абыйны – Зеленодольскидагы фабрика-завод өйрәнүләре мәктәбенә, мине һәм сеңлем Зифаны Арча районының Субаш Аты авылындагы балалар йортына урнаштырдылар. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Казан һөнәр училищесында ике ел укып, фрезерлаучы һөнәрен үзләштердем, читтән торып кранчы курсларын тәмамладым», – дип искә ала ветеран.

Кияүгә чыга, тик  тудырган балалары кыска гомерле була.  Шулай да ире Галимҗан белән бер-берсен хөрмәт итеп, тигезлектә яшиләр. Аларның Түбән Камадагы тормыш юлы 1973 елда башлана. Чакыру буенча шин җитештерелә торган заводка эшкә урнашалар һәм пенсиягә чыкканчы бер урында хезмәт куялар.

Рокыя апа абыйлары каберләрен табу хыялы белән яши. Сеңлесенең кызы аны 2010 елда Ленинград һәм Кронштадт шәһәрләренә алып бара. Рокыя апа үзе уйнап үскән урамны таный. Алар яшәгән йорт урыны да буш түгел икән.

– Подольск шәһәрендәге Кораллы көчләр архивы хезмәткәрләре ярдәме белән  олы абыемның кабере табылды. Рядовой Сәгыйтулла Яруллин 1943 елның 29 мартында, Ленинград шәһәрен саклаганда һәлак була һәм Ленинград өлкәсенең Кызыл Яр авылында җирләнә. Зур җиргә чыкканда үлгән әти белән абыйның мәетләре күмелгән урынны белә алмадык. Архив хезмәткәрләре Ладога күле аша чыкканда вафат булучыларның исемлеге алып барылмавын әйтте.  Мөмкин дә булмагандыр, чөнки көненә берничә йөз кешене җирләгәннәр бит. Шуңа күрә туганнарымны Кронштадтта вафат булучыларның туганнар каберлегендәге обелиск янында искә алдык, – ди Рокыя апа.

Зур югалтулар белән сугарылган туксан еллык гомер юлын узган юбиляр, күңел төшенкелегенә бирешми, бүгенгесе белән канәгать, туар таңының якты булуына өмет итеп яши.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Түбән Кама


Exit mobile version