26 апрельдә республикада көчле җил һәм урыны белән бозлавык булуы турында кисәтә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бүген төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкинлеген искәртеп, юлларда сак булырга киңәш итә синоптиклар.
Төнлә җилнең тизлеге 16-21 метр секундка җитәчәк. 26сы һәм 27сендә көндез 8-14 градус җылы булыр дип фаразлана.