Россия Закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая мәктәпләрдә “Моя Россия” дигән дәрес кертергә тәкъдим иткән.
Депутат фикеренчә, әлеге фән ил тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Әмма аның Ватан тарихыннан нәрсә белән аерылачагы хакында әйтелмәгән.