Site icon Ватаным Татарстан

Казанда күпкатлы йортның түбәсе янган

Бүген иртән Казанның икенче Хәрби шәһәрчегендә

118нче йортта фатир һәм балкон януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатирдагы янгын биш катлы йортның түбәсенә капкан.

Бу йортта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче үк урамга чыккан.

100 кв.метр мәйданда янгынны сүндергәннәр, бу түбәнең гомуми мәйданының 10 процентын тәшкил итә.

Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.


Exit mobile version