Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 39 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 12, Чаллыда сигез очрак ачыкланган. Коронавирус инфекциясе бер көн эчендә барлыгы 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 567 очрагы ачыкланган, 17 609 кеше (шуларның бишесе – узган тәүлектә) терелгән.


Exit mobile version