Site icon Ватаным Татарстан

Казаннан Мисыр башкаласына авиарейслар ачылды

Казаннан Мисыр башкаласы – Каһирәгә авиарейс ачылды.

Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пассажирларга Boeing 757-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

Беренче  очышны 3 майда Azur Air авиакомпаниясе очкычы ясаган.

Самолет Казаннан дүшәмбе көнне 10.15 сәгатьтә кузгалып китә һәм җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтә Каһирә аэропортына төшә. Каһирәдән  якшәмбе көнне 16.35 сәгатьтә кайтыр юлга чыга һә 21.00 сәгатьтә Казанга төшә.


Exit mobile version