Site icon Ватаным Татарстан

Бер шәһәрдә яңа ел чыршысын сүтәргә акча таба алмыйлар

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чыршы белән төшкән фотолар куя башлады.

«Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?» — дип гаҗәпләнә шәһәр халкы. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы яза.

Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга төшәчәк. Әле бу суммага транспортлау һәм саклау чыгымнары кермәгән.

Шәһәр бюджеты өчен бу бик зур акча булып санала. Шулай ук ул Агыйдел шәһәрендә бу эш өчен белгечләр булмавын да әйткән.


Exit mobile version