Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан урманнарында янгын куркынычы зур булганлыктан шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте

Кисәтү 11 майдан башлап  17нче майга кадәр гамәлдә булачак.

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда 4нче класслы янгын куркынычы  бар. Шунлыктан сак һәм игътибарлы булу сорала.


Exit mobile version