Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда халыкның 17 проценты коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда коронавирустан вакцинация ясатучылар күрсәткече 17 процентны тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

— Планлаштырылган 60 процентка кадәр әле безгә ерак, сентябрьгә кадәр мөмкин кадәр күбрәк прививка ясатырга бурыч куелган. Ни өчен? Чөнки сентябрьдә бездә сезонлы гриппка каршы прививка ясатачакбыз, — диде ул.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 315 255 кеше вакцина ясаткан, шуларның 224 689 прививканың икенче дозасын алган.


Exit mobile version