Site icon Ватаным Татарстан

Чит төбәкләрдән корбанлык алып кергәндә истә тотарга кирәкле таләпләрне атадылар

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстанга чит төбәкләрдән корбанлык алып кергәндә истә тотарга кирәкле төп шартлар турында сөйләде.

1. Корбанга сарык алып керә торган төбәк йогышлы авырулар буенча имин булырга тиеш;

2. Әлеге эш алдан ук Баш ветеринария идарәсе белгечләре белән килештерелгән булырга тиеш;

3. Алып кайтыла торган хайванның һәр партиясе өчен аерым ветеринария-озату документы булырга тиеш;

4. Алып кайткач та районның яки шәһәрнең ветеринария хезмәтенә хәбәр итү мәҗбүри;

5. Татарстанда хайваннар карантин чараларын узарга тиеш.


Exit mobile version