Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда үтерче 80 яшьлек корбаны янында хат калдырып киткән

Бөгелмәдә 80 яшьлек әби мәете янында хатын-кыз исеменнән янап язылган хат табыла. Җинаятьче шул рәвешле үз өстеннән гаебен төшермәкче булган.

Микрокредит оешмаларына бик күп бурычы җыелган ир ансат кына баерга уйлый. Ул элек монтажчы буларак килгән фатирга өйдә кеше булмаган вакытны туры китереп килгән һәм фатирга кергән. Көтмәгәндә кайтып кергән пенсионер аның планнарын боза. Ир әбинең битен мендәр белән каплый һәм муенын кыса башлый. Пенсионер әбинең суламавын аңлап алганнан соң өйдәге алтын бизәнгечләр, акча, кием һәм азык-төлекне алып чыгып китә. Үзе артынан эзне чуалту өчен хат язып калдыра.


Exit mobile version