Site icon Ватаным Татарстан

Михаил Мишустин Татарстанга килде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга эшлекле сәфәр кыла.

«Россия Премьер-министры килде, эш сәфәре башланды», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мишустин бүген Идел буе федераль округы төбәкләре буенча эшлекле сәфәр кыла. Министрлар Кабинеты башлыгы «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең үсеше буенча киңәшмә үткәрә һәм берничә предприятиедә булыр дип көтелә.


Exit mobile version