Site icon Ватаным Татарстан

Аккош күле буенда 8 яшьлек малайга 3 сукбай эт ташланган

Кичә Аккош күле буенда өч сукбай эт 8 яшьлек малайга ташланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Малай гаиләсе белән Казанга башка төбәктән кунакка килгән булган. Арендалаган йортка кайтып килгәндә балага этләр ташланган. Җәрәхәтләнгән малайны Республика Балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аңа операция ясаганнар, хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Exit mobile version