Site icon Ватаным Татарстан

Казанда 41 яшьлек депутат вафат булган

Казан шәһәр Думасы депутаты (2015-2020), Казан торак инспекциясенең элеккеге җитәкчесе, Совет районының легендар башлыгы Альберт Камалеевның улы Әскәр Камалеев вафат булган. Аңа 41 яшь иде. Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Әскәр Камалеев 1979 елның 24 декабрендә туган. 2005-2006 елларда Татарстанның юстиция министры ярдәмчесе, 2006-2010 елларда Казанның Идел буе районы администрация башлыгының беренче урынбасары, 2010-2011 елларда Казан торак инспециясе башлыгы вазифаларын башкарган. Соңгы елларда «СпецТехСтрой ААҖ», соңрак «АртТехСтрой» АААҖ оешмаларының финанс директоры булган.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 5 июньдә, Ершов урамы 57а йортында урнашкан Сәйдәш мәдәният үзәгендә була.


Exit mobile version