Site icon Ватаным Татарстан

Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны кимеми

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше авыруны читтә йоктырып кайткан, калганнары авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өендә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 21 696 очрагы теркәлгән, 16 685 кеше терелгән. 395 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Аларның  280 меңе икенче дозаны да ясаткан.


Exit mobile version