Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 13 минут эчендә инфаркт белән китерелгән авыруның гомерен саклап калганнар

Чаллы табиблары инфаркт белән китерелгән пациентның гомерен 13 минут эченедә саклап калып рекорд куйганнар. Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итүенчә, хастаханәгә китергәндә авыруның йөрәгенең өчтән бере генә кан белән тәэмин ителгән булган.

Ир кеше 11:02дә китерелгән. Аны ашыгыч рәвештә операция өстәленә озатып, махсус коткарыу стенты куйганнар.

Рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча Ирек Шәрипов җитәкчелендәге медиклар төркеме операцияне 13 минутта төгәлли. Шул рәвешле табиб 14 минутлык үз рекордын уздырып җибәргән. Билгеле булганча, Европа клиникаларында мондый операцияләрне 36-60 минут эчендә ясыйлар.


Exit mobile version